news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ветераннар арасында Бөтенроссия су полосы турниры ачылды

Турнир 16-17 декабрь көннәрендә уза, ярышларда дүрт команда катнаша.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Олимп» спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә ветераннар арасында I Бөтенроссия су полосы турнирының тантаналы ачылышы булды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан эчке эшләр министры Артём Хохорин һәм башка рәсми затлар катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

Рәсми чара Казанда 2013 елда авиафаҗигада һәлак булган Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе элеккеге җитәкчесе, генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланды.

Спортчыларны сәламләп, Илдар Халиков су полосының Александр Антонов тормышында мөһим урын тотканлыгын билгеләп узды. Студент елларында ул спортның әлеге төре белән актив шөгыльләнгән һәм хәтта журналистика факультетында укыганда МДУ ның җыелма командасында чыгыш ясаган.

«Казан Россия шәһәрләре арасында спорт ягыннан зур урын тота. Өч ел элек без җәйге Универсиаданы кабул иттек. Бу - Татарстан өчен эре һәм мөһим проект булды. Спорт бәйрәме югары дәрәҗәдә узды һәм спорт тарихында иң яхшылардан булып танылды. Биредә әлеге чара үткәндә куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнгән Александр Антоновның да өлеше зур», - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Премьер-министр әлеге турнир ветераннарга су полосында үз мөмкинлекләрен күрсәтү өчен яхшы чара, диде. Ул спорт чарасына килүчеләрне турнир башлануы белән котлады һәм спортчыларга уңышлар теләде.

Турнир 2016 елның 16-17 декабрь көннәрендә узачак. Ярышларда дүрт команда: «Синтез» Мастерс (Казан), Динамо-Мастерс (Мәскәү), «Спартак» Мастерс (Волгоград), «Санкт-Петербург җыелмасы» Мастерс катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100