Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе ачылды
Бүген «Татмедиа» бинасында ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның «Зәңгәр экран яктысы» дип аталган фотокүргәзмәсе ачылды. Анда журналистның 40 ел дәвамында телевидениедә эшләгәндә төшерелгән фотосурәтләре тупланган. Фотокүргәзмәне «Татмедиа» һәм «Безнең мирас» журналы оештыра.
Күргәзмәдә җырчы Илһам Шакировның 1969 елда төшерелгән портретын, 1980 елда Салих Сәйдәшевнең 80 еллыгына багышланган фильм төшергәндә Нәкый Исәнбәтнең режиссёр Раушания Кадыйрова белән аралашу мизгелен, 1975 елда үткәрелгән «Зәңгәр ут яктысы»нда катнашучыларны һәм башкаларны күрергә була.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Рәстәм Нәбиуллин сүзләренчә, фотосурәтләрне ясаганда журналист аларны бастырырга ниятләмәгән. Фотосурәтләр беренче тапкыр «Татарлар» тапшыруында «Тарихи кадр» сәхифәсендә күрсәтелгән, шуннан соң «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы битләрендә дә бастырылган.
«Бүгенге фотосурәтләрнең бер үзенчәлеге бар: алар студиядә эшли башлагач, көндәлек эш барышында төшерелгән гади фотосурәтләр. Монда бастырам, шунда бастырам, дип ясалган кадрлар түгел. Студиядә миндә фотосурәтләр барлыгын белә иделәр, ләкин аларны бастырыйк әле, дип беркемне дә газаплап йөрмәдем. «Татарлар» программасында Ләйсәнә Сәтретдинова кирәкле сүзне тиешле интонациядә «дер» селкетеп әйткәч, аның сүзен тыңламыйча булмый», – диде ул.
Рөстәм Нәбиуллин әйтүенчә, «Татмедиа» редакцияләре игътибар иткәч, фотосурәтләр матбугатта да чыга башлаган. «Шушы эшне башлап җибәрергә оста итеп мәҗбүр итүләре өчен рәхмәт», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз