news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ветеран йорты янында парад» акциясе узды

Татарстан башкаласында бүген «Ветеран йорты янында парад» патриотик акциясе узды. Шәһәрдә тарихи хәрби техника белән ветераннарны котлап йөрделәр. Бәйрәм шәһәрнең барлык районнарын да диярлек узды.

«Колонналар Казанның барлык районнары буенча диярлек узачак. Алар шәһәрнең төрле якларында яшәүче ветераннар янында туктала», – диде парад башланыр алдыннан Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Хәрби техника колоннасы үз юлын Казан танк училищесыннан Дубравная урамындагы ветераннар йортына таба башлады. Шуннан соң парад Совет мәйданындагы скверга юнәлде. Алга таба Җиңү паркында тукталдылар һәм соңгы котлау тантанасы Восстание урамында үтте. Аннары колонна кире танк училищесына таба юнәлде.

Һәр тукталышта ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлап кыска гына музыкаль-хореографик концерт оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100