Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ветеран йорты каршында парад узды
Җиңү көне алдыннан Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе Казан дәүләт энергетика университеты студентлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов яшәгән йортның ишегалдында бәйрәм концерты оештырды. Чара «Ветеран йорты алдында парад» акциясе кысаларында узды.
Сугыш еллары җырлары уйнатып ишегалды буйлап ГАЗ-69 автомобиле үтте. Студентлар ветеран өчен биюләр һәм «Катюша», «Смуглянка», «Журавли», «Майский вальс», «День Победы» кебек танылган композицияләрне башкарды.
Фото: Арина Потапова, «Татар-информ»
«Җиңү көне миндә төрле хисләр уята – шатлык та, кайгы да. Бу көнне мин, барыннан да элек, һәлак булган хәрби иптәшләремне искә алам. Алар алдында гаебем булмаса да, мин үземне гаепле итеп хис итәм: мин исән, ә алар, унсигез яшьлек яшь егетләр, чит җирдә ятып калды. Котлаулар бик күп булды. Миңа игътибар күрсәткән һәркемгә, бигрәк тә хакимияткә чын күңелдән рәхмәт белдерәм», – диде ветеран Александр Малов.
Фото: Арина Потапова, «Татар-информ»
Александр Михайлович Малов 1926 елның 2 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Иске Корбаш авылында туган. Армиягә киткәнче колхозда тракторчы булып эшләгән.
1943 елның октябрендә фронтка чакырылган. Генерал Рыбалко җитәкчелегендәге 3нче гвардия танк армиясенең 57нче аерым авыр танк полкы составында Александр Михайлович Берлинга кадәр барып җиткән. 1нче Украина фронтындагы алты зур хәрби операциядә катнашкан, Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат иткән. Сугышта яраланган.
Демобилизациядән соң Александр Михайлович Татарстанга кайткан һәм үзен журналистикага багышлаган. Ул бу өлкәдә инде 70 елга якын хезмәт итә.
Ветеран I дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз