Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ветеран-газчы Касыйм Сәлимгәрәев бюстын ачтылар
Бүген «Газпром трансгаз Казан» ширкәтендә ветеран Касыйм Сәлимгәрәевнең истәлекле бюстын ачу тантанасы булды. Тантана Ватан сугышы ветераны, Татарстанның беренче газчыларының берсе тууына 102 ел тулуга багышланган.
Тантанада компания җитәкчелеге, генерал-майор Александр Бородин, Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, туганнары, бюст авторы — ТР халык рәссамы Рөстәм Габбасов, җәмгыять хезмәткәрләре, ветераннары һәм яшь армиячеләр катнашты.
«Без аларның мирасына лаеклы булырга, алар башлаган эшне дәвам итәргә, белгечләрнең яңа буыннарына элгәрләренең югары традицияләре турында истәлек тапшырырга омтылабыз. Касыйм Сәлимгәрәй улы һәм кадерле ветераннарыбыз истәлеге мәңге яшәсен, яшь хезмәткәрләрне яңа хезмәт казанышларына рухландырсын», — диде генераль директор Рөстәм Усманов.
Тантана азагында чарага җыелучылар бюстка чәчәкләр салдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз