news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Весна” торак комплексында 511 млн сумга мәктәп төзиләр

Мәктәп 1,5 мең укучыга исәпләнгән.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Казанда “Весна” торак комплексында мәктәп төзелешенә федераль һәм республика бюджетыннан 511 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Төзелеш өчен тендер дәүләт сатып алулары сайтына урнаштырылган.

Мәктәп 1,5 мең укучыга исәпләнгән.

Мәктәп киләсе елның җәй ахырына кадәр төзелеп бетәргә тиеш.

“Весна” торак комплексы Казанның Совет районы Мамадыш трактында урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot