news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда вентиляция һәм һава йөрү юллары буенча хезмәт күрсәтүгә тарифлар билгеләнә

Казан йортларының 2,5 проценты гына Татарстан башкаласы башкарма комитеты милке булып тора.

Казанда вентиляция һәм һава йөрү юллары буенча хезмәт күрсәтүгә тарифлар билгеләнә
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда вентиляция һәм һава йөрү юллары буенча хезмәт күрсәтүгә тарифларны бары тик 2,5 процент йортта яшәүчеләр өчен генә кертәчәкләр. Бу турыда бүген Татарстан башкаласы башкарма комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казан башкарма комитеты карары белән муниципаль торакларда наем белән яшәүчеләр һәм үз милкен карап тоту өчен түләү күләмен билгеләү буенча карар кабул итмәгән милекчеләр йортлары өчен түләм күләме расланачак», — диелгән хәбәрдә.

1 июльдән Казанда вентиляция һәм һава йөрү юллары буенча хезмәт күрсәтүгә квадрат метрдга 30-50 тиеш күләмендә тарифлар билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot