Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Венгр кинофокусы” фестивале уза
Тамашачыларга берничә фильмның премьерасы тәкъдим ителәчәк
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). 24-28 ноябрь көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында “Венгр кинофокусы” фестивале уздырыла. Фестиваль программасын кино белгече Иван Форгач һәм режиссер Саболч Хайду тәкъдим итәчәк. 24 һәм 25 ноябрь көннәрендә иҗади очрашулар һәм тәкъдим итү чаралары уздыру ниятләнә.
Фестивальдә берничә картинаның премьерасы да була. Мисал өчен, Саболч Хайду “Мираж” фильмын тәкъдим итәчәк. Фильмның премьерасы Торонто шәһәрендә узган Халыкара фестивальдә була, Россиядә исә ул венгр киносы фестивале кысаларында тамашачы хозурына беренче тапкыр тапшырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестивальнең тагын бер премьерасы − Корнел Мундруцо төшергән “Белый Бог” фильмы. Быел әлеге картина Канн кинофестивалендә пальма эте премиясенә лаек була һәм
“Оскар” премиясенең “Иң яхшы чит ил фильмы” номинациясенә тәкъдим ителә. Россиядә бу фильм прокатка 2015 елда чыгачак.
Моннан тыш, тамашачылар игътибарына күп премияләр һәм бүләкләргә ия булган “Белые ладони”, “Звезды и солдаты”, “Туринская лошадь” кебек фильмнар да тәкъдим ителә.
Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, “Татаркино” дәүләт оешмасы һәм “Мир” кинотеатры оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз