Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Винера Ганиеваның XIII Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесе узачак
28 февральдән 3 мартка кадәр Казанда XIII Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалчылар бәйгесе узачак. Бәйгенең инициаторы – Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Винера Ганиева. Ул күпмилләтле Россия халкының мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу максатыннан үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен Россия һәм чит илләрдән гомуми белем бирү мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү оешмаларында, югары уку йортларында укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучы коллективлар (солистлар, дуэтлар, вокаль ансамбльләр) чакырыла. Фестиваль быел 28 февральдән 3 мартка хәтле Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында узачак.
«Безнең бәйге – башкару осталыгы фестивале генә түгел, гадәти бәйгеләрдә балалар үзләренең кыюлыгын һәм тавышының матурлыгын да күрсәтә. «Сандугач» – белем бирү мәйданчыгы, анда жюри әгъзалары үз тәкъдимнәрен җиткерә, төрле остаханәләр үткәрелә», – дип сөйләде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Мин үзем яшь вакытта бик күп бәйгеләрдә катнаштым. Шул вакытта үземә максат куйган идем – «Мин дә кайчан да булса, берәр бәйге оештырырмын», - дип уйладым. Аны оештырыр алдыннан бик зур тәҗрибә тупладым, мин инде 45 ел опера театрында хезмәт куям, инде 30 ел Казан дәүләт мәдәният институтында җырчылар әзерләү кафедрасын җитәклим. Әлеге хыялым тормышка ашканга мин бик шат. Без ел саен тырышабыз, башта бәйге Россия күләмендә узса, хәзер дөньякүләм дәрәҗәгә чыкты, бик күп чит илләр кызыксына. Россиянең барлык төбәкләре катнаша, дөньяда сибелеп яшәүче милләттәшләребез бик актив», – дип искәртеп узды җырчы Венера Ганиева.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бүгенге көндә төрле фестивальләр, бәйгеләр бик кирәк, аларның әһәмияте зур. Безнең телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләре катгый торганда, мондый чаралар еш узарга тиеш. Җыр кешеләргә эмоциональ яктан бик зур тәэсир ясый. Без мондый бәйгеләр белән бик зур тәрбия эше алып барабыз – балалар, олылар катнаша. Җыр аша туган ягыбызны, телебезне яратырга өйрәтәбез», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз