news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ватанны саклаучылар көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Бүген Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чәчәкләрне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Татарстан Республикасы Ветераннар союзы» ветераннар (инвалидлар) төбәк иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, генерал-майор Александр Бородин салды. Митингта шулай ук яшьләр оешмалары һәм студентлар отрядлары вәкилләре, Җиңү волонтерлары һәм яшь армиячеләр катнашты.

«23 февраль — ил өчен мөһим бәйрәм, анда илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләрне, Ватан азатлыгы өчен һәлак булган солдатларны хөрмәтлиләр», — дип белдерде журналистларга Александр Бородин. Аның сүзләренчә, бу изге көнне билгеләп үтү, тынычлыкны саклап калган яклаучыларны хәтердә тоту — россиялеләрнең бурычы.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бу көн илне яклаучы һәркемнең — офицерлар, солдатлар, десантчылар, гражданнар көне. Мин үземнең хәрби булуым, улларымның хәрби — полковник һәм командир булуы белән горурланам. Оныгым — өлкән лейтенант, махсус хәрби операция фронтларында куелган бурычларны үти», — дип өстәде Бородин.

Татарстан Ветераннар берлеге җитәкчесе чарада катнашучыларга нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләде.

Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Министрлар һәм ветераннар озатуында мактаулы каравыл солдатлары Мәңгелек утка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан, Республика Хөкүмәте һәм Татарстан Дәүләт Советыннан венок салды. Казанлылар мемориалга кызыл розалар һәм канәфер чәчәкләре алып килгән. Аннары Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100