news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Өйгә шалтырату” акциясе узды

5561 нче частьнең 20 дән артык хәрби хезмәткәре Россия, якын һәм ерак чит илләрнең теләсә кайсы шәһәренә шалтырату мөмкинлегенә ия булды

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). “МегаФон” компаниясе 23 февральне бәйрәм итүгә үз өлешен кертте. Ватанны саклаучылар көне алдыннан гомумроссия кәрәзле элемтә операторы илебез иминлеген саклаучыларга бәхетле минутлар бүләк итү өчен Казандагы хәрби частьләрнең берсенә юл тотты.
5561 нче частьнең 20 дән артык хәрби хезмәткәре Россия, якын һәм ерак чит илләрнең теләсә кайсы шәһәренә шалтырату мөмкинлегенә ия булды.
Өйгә шалтырату мөмкинлегеннән тыш, егетләр “МегаФон” компаниясе әзерләгән сувенирлар алды. Алар илебезнең иң ерак почмакларына бушлай шалтырату бәхетенә иреште. Туганнары һәм якыннары белән аралашу мөмкинлеге бәйрәм көннәрен тагын да ямьләндереп җибәрде. Беренче гомумроссия операторы Ватанны саклаучыларның барысын да бәйрәм белән тәбрик итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100