news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара уздырылды

Чара кысаларында Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасы күрсәтелде

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет академия театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Аның кысаларында Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасы күрсәтелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы, хәрби хәрәкәтләр, хәрби хезмәт ветераннарын һәм хәрби хезмәткәрләрне якынлашып килгән бәйрәм белән Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы генерал-майор Владимир Майстренко котлады.

"Ватанны саклау һәм хәрби хезмәт безнең халык өчен һәрчак изге һәм мактаулы булды, - дип билгеләп үтте ул. - Бүген армия һәм флот хәрби хезмәткәрләре үзләренең бурычын намус белән үти, корал һәм хәрби техниканы үзләштерә, полигон, диңгез һәм һава киңлекләрендә үзләренең осталыгын камилләштерә, хәрби хезмәт үти, ил мәнфәгатьләрен һәм илнең хәрби иминлеген ышанычлы рәвештә саклый".

В.Майстренко тантаналы чарада Ватанны саклаучыларның төрле буын вәкилләре катнашуга игътибар юнәлтте. "Без сезнең батырлыкны һәм Җиңү байрагы рейхстаг өстенә беркетелгәнче Ватаныбыз кичергән зур югалтуларны беркачан да онытмаячакбыз, - диде ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать итеп. - Сезнең ярдәм белән 70 ел элек Бөек Ватан сугышына нокта куелды, Европа фашист илбасарларыннан азат ителде һәм тарихтагы иң канкойгыч сугыш тәмамланды".

"Татарстанның 350 мең кешесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калды, 226 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 48 кеше тулы Дан ордены кавалеры булды, 100меңнән артык  татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Тылдагылар көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми эшләде", - диде ул.

Соңрак ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, залда җыелучылар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та бар, аңа декабрь аенда 90 яшь тула.

"Без Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәүчеләрнең батырлыгы белән горурланабыз. Ни кызганыч, аларның бөтенесе дә безнең көннәргә кадәр яши алмады", - диде В.Майстренко. Залга җыелучылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан егетләре илнең төрле төбәкләрендә хезмәт итә. Ул шулай ук ТР җитәкчелеге һәм бигрәк тә Татарстан Президентының аларга даими ярдәм итеп торуын да ассызыклады. 

"Бу көн тирән патриотик мәгънәгә ия, буыннарның өзелмәс элемтәсен, Ватанга фидакарь хезмәт итүне гәүдәләндерә һәм илне саклаучыларның казанышларын тану булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, быел бөтен ил Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. - Татарстан әлеге әһәмиятле вакыйганы лаеклы билгеләп үтәр һәм бер генә ветеран да игътибарсыз калмас дип ышанам", - дип ассызыклады ул.

ТР Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексы тормышка ашырылу хакында сөйләде. Шулай ук РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы өлештән соң Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасы күрсәтелде.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.      

news_right_1
news_right_2
news_bot