Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр
Татарстанлылар Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Бүген Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, волонтерлар һәм хакимият вәкилләре Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте.
Казанлыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.
«Россия Геройлары көне – Россия, Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының батырлыгын хөрмәтләп искә алу өчен бик яхшы вакыйга», - дип искәртте Эльмира Зарипова.
Тантанада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Алар арасында «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов кебек танылган шәхесләр дә бар иде.
Борис Кузнецов шушы арада Мәскәүдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүдә катнашкан. Аны биредә Россия Президенты Владимир Путин котлаган.
«Президент белән очрашу – зур бәхет. Илебез белән күтәренке кәефле, матур һәм искиткеч яхшы кеше идарә итә. Баш командующийның чыгышын тыңлаганда, без бары тик бер әйбер турында гына уйладык – илебезгә бәхет һәм шатлык теләдек», - дип искәртте Кузнецов.
Ватан Геройлары көне Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерлары хөрмәтенә гамәлгә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз