Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ватан Геройлары көнен билгеләделәр: Илебездә тынычлык урнашсын
Бөтен Татарстан буйлап, шул исәптән Казанда Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар үткәрелде. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларын, ветераннарны, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын җыйдылар.
Мөхәммәтшин Ватан Геройлары көне турында: «Ватан хакына батырлык һәм каһарманлыкның мәңгелек кыйммәте турында искә төшерә»
Тантанада Республика Рәисе, парламент депутатлары, Татарстан Хөкүмәте исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны Ватан Геройлары бәйрәме белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте. Бәйрәм тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев тә катнашты. Чара дәүләт гимннары белән башланып китте.
«Быел бәйрәм федераль һәм республика дәрәҗәсендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей елында үткәрелә. Бу истәлекле дата безгә тарихи дәвамлылык, Ватан хакына батырлык һәм каһарманлыкның мәңгелек кыйммәте турында искә төшереп, үзенчәлекле мәгънәгә ия. 2007 елдан башлап 9 декабрь дәүләт дәрәҗәсендә Россия Геройларын, Хезмәт Геройларын, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Сугышчан Дан Орденының һәм Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын искә алу һәм хөрмәтләү көне итеп билгеләнде. Татарстанда бу мактаулы исемлеккә барлыгы 439 Ватан Герое исеме кертелгән», – дип белдерде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда 16 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, 2 Хезмәт Герое яши.
Шулай ук тантана барышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Җиңү» Россия оештыру комитетының истәлекле медальләре тапшырылды. Бүләкләргә ТР «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе башлыгы, «Россия ветераннар берлеге» Гомумроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының «ТР Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков лаек булдылар.

Аннары патриотик тәрбиягә һәм эзләнү эшенә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе «Хәрби дан клубы» рәисе Михаил Черепанов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина, «Хәтер китабы» мемориалы мөдире Ольга Гришуковага да медальләр бирелде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт ирештерелде.
Киләсе ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы буларак билгеле
Фәрит Мөхәммәтшин киләсе ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булуын да искәртте.
«Киләсе ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Ышанам, ул изге һәм матур традицияләрнең турыдан-туры дәвамы булачак, Ватанга фидакяр хезмәт итүнең какшамаслыгын кабат ассызыклаячак. Геройларга һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм имин тормыш телим», – дип билгеләде ул.

Ул шулай ук Татарстанның хәзерге замандагы уңышлы үсешенең нигез ташы булган ветераннарның, аннары махсус хәрби операциядә катнашучыларның өлешләрен аерым билгеләп үтте. «Сезнең ныклылык һәм дә батырлык – барлык буыннар өчен үрнәк. Ватанга тугры һәм фидакяр хезмәт итү традицияләрен дәвам итеп, бүген дә вөҗдан һәм намус мисал булган кешеләрнең батырлыгы алдында баш иябез. Сүз махсус хәрби операциядә катнашучылар турында», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Тамашачы Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Марат Галимов, Россиянең атказанган артисткасы Винера Ганиева, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарыннан һәм апа-сеңелләреннән торган «Никто кроме нас» хоры һәм башкаларның җырларын тыңлый алды.

Виктор Демидов: «Ватан Геройлары көне – каһарманнар һәм ватанпәрвәрләр бәйрәме»
Чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов та чыгыш ясады.
«Хөрмәтле Хезмәт геройлары һәм ветераннар! Сезне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм шәхсән үземнең исемнән бәйрәм көне белән котлыйм. Ватан Геройлары көне – каһарманнар һәм ватанпәрвәрләр бәйрәме. Без сезгә бик рәхмәтле. Бу күзләрдә яшьләр чыгара торган бәйрәмнәрнең берсе. Безнең күпмилләтле Ватаныбыз өчен ару-талу белми куйган өчен тагын бер мәртәбә рәхмәт белдерәм», – дип белдерде җитәкче.

Алга таба ул лаеклыларны бүләкләп үтте.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, төбәктә 7 410 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашучыларның һәм инвалидларның 1 211 тол хатыннары яши. Ветераннар өчен төрле программалар гамәлгә ашырыла: беренчел медицина дәвалау, медицина препаратлары белән түләүсез тәэмин итү һәм диспансерлаштыру, шифаханә-курорт дәвалау һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, яңа торак бүлеп бирү һәм булган торакны капиталь ремонтлау.

«Феникс»: «Ватанга карата мәхәббәт хисләре җиңгәндер»
Яшел Үзәннән Виталий Ильин махсус хәрби операция зонасына 2022 елда үз теләге белән киткән булган. Ул «Феникс» дигән позывной алган.
«Неонацизм якынлаша башлаганда, дошманга каршы көрәшер өчен китәргә карар кылдым. Ватанга карата мәхәббәт хисләре җиңгәндер. Аннары Курскка һөҗүмнәр, сугышчан бәрелешләр вакытында да катнашырга, ил тынычлыгын якларга туры килде. Республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Монда хәрбиләрне һәм ветераннарны гына түгел, батырларча һәлак булганнарның якыннарын да җыйганнар. Татарстан хәрбиләре һәрьяклап, һәр мәсьәләдә ярдәм тоя», – дип сөйләде «Феникс».
Әңгәмәдәш кыска вакытлы контрактка кул куеп яу кырына юлланган һәм «Ахмат» спецназы отрядында хезмәт иткән.
«4 еллык контрактны имзалаган идем. Иң башта уем – Татарстан батальоннарына бару теләге булды. Ләкин эш буенча ул чакта өлгереп булмады, шуңа күрә башкачарак килеп чыкты. Грозный аша киттем. Башта спецназ университетында әзерлек үттем. Беренче командировка вакытында штурмлаучы булдым, аннан соң алга таба пехотада хезмәт иттем. Барганыма үкенмим, бу чын ир-атлар хезмәте. Тизрәк Җиңү насыйп булсын иде. Көткәннәргә сабырлык телим, чөнки кайбер ир-егетләрне әниләре, хатыннары һәм кызлары өчәр, икешәр ел буе көтә», – диде ул.

Әфган ветераны: «Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр белән даими элемтәдә торабыз»
Кукмарадан булган Әфган сугышы ветераны Мәүлит Миңнегалиев махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтүләрен билгеләде.
«Махсус хәрби операция башланганнан бирле күпме булдыра алабыз, гуманитар ярдәмнәр илтәбез. Шулай ук хәйрия концертлары оештырабыз. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркемебез дә булдырылган. Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр белән даими элемтәдә торабыз. Мәсәлән, бүгенге батальоннарыбызның алга китеше бар икән – аларга яңа окоплар өчен пленка, такталар һәм башка төзелеш материаллары кирәклеген әйтәләр. Әле күптән түгел генә 25-30лап көрәк җибәрдек, инструментлар да җитеп бетми. Оборона министрлыгы да булышмый түгел, танк, самолетлар белән тәэмин ителеш тулысынча, диләр. Хәзер бер снарядны гына алсаң да ничә сумга төшә бит», – ди ул.
Ул яу кырында булган кыйммәтләр хакында да сөйләп алды. «Балалар төшергән рәсемнәр, сурәтләр, аннары мәктәп укучылары язган хатлар да анда бик нык мөһим. Аларны кабул итеп алгач хәрбиләр үзләрен өйләрендә, гаиләләре янында булып киткән шикелле тоя. Гражданканың кадерен «анда» баргач кына аңлыйсың», – дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәш.
Түбән Камадан Заур Моратов мобилизация вакытында фронтка чакырылган, хәзерге көндә махсус хәрби операция ветераны.
«Мин махсус хәрби операциягә мобилизация белән 2022 елда киттем. Тумышым белән Кыргызстаннан булам, Түбән Камада яшәдем һәм эшләдем. Иң башта 430нчы полкта хезмәт иттем. Рядовой булып киткән идем, өлкән лейтенант званиесенә кадәр үстерделәр. Көньяк Донецк юнәлешендәге бәрелешләрдә булырга туры килде. Энем белән бергәләп хезмәт иттек, ләкин сәламәтлек буенча фронттан кайтым. Ә Руслан энем калган иде, әмма күптән түгел һәлак булды, җирләдек. Хәрбиләр исән-сау кайтсын, илебездә тынычлык урнашсын», – диде ул.

Тантаналы чара барышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татмедиа» уздырган «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсында җиңүчеләрнең әсәрләре җыентыклары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Авторларның автограф-сессиясе ясалды, кунаклар язучылар белән күрешү мөмкинлегенә ия булды.

- 2025 ел – Россия Президенты Владимир Путин указы белән Ватанны саклаучылар, дип игълан ителгән иде. Ватан Геройлары көне илдә 2007 елдан алып бәйрәм ителә. Бу истәлекле дата уңаеннан үз халкына хезмәттә булган, туган җиренә, үз якыннарына мәхәббәт хисе белән янган, ышаныч, батырлык, Ватанына бирелгәнлек үрнәге булган кешеләр искә алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз