news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

19 июльдә Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Исән булса, аңа быел 4нче сентябрьдә 60 яшь тулыр иде.

19 июльдә иртәнге 08.00дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре Казанның Самосыровода урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Татар телен саклап калуда һәм аның үсешендә «Иман» нәшриятының керткән өлеше: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән конференция узачак. Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров ассызыклаганча, фәнни җыенда дин һәм дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре катнашачак. Катнашучылар хәзерге заман шартларында күпьеллык мирасны саклап калу һәм популярлаштыру юллары хакында фикер алышачак.

Утырышта шулай ук Апанай мәдрәсәсенең хәзерге эшчәнлеге тәкъдим ителәчәк. Биредә белем бирү, мәгърифәтчелек, китаплар нәшер итү юнәлешләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100