Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алачаклар
18 июльдә Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Быел 19 июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 13 ел тулачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
18 июль көнне 08.00 сәгатьтә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосырово бистәсендә урнашкан мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак.
Иртәнге 9.30 сәгатьтә Апанай мәдрәсәсе бинасында (Ш.Мәрҗани ур., 28) «Россиядә совет чорында Ислам: фидакарь шәхесләр» дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл узачак. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында узачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз