Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алачаклар
18 июльдә Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Быел 19 июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 13 ел тулачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
18 июль көнне иртәнге сәгать 08.00дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосырово бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак.
Иртәнге сәгать 9.30да Апанай мәдрәсәсе бинасында (Ш.Мәрҗани ур., 28) «Россиядә совет чорында Ислам: фидакарь шәхесләр» дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл узачак. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында узачак.
Вәлиулла хәзрәтне искә алу чараларына һәм түгәрәк өстәлгә Апанай мәчете мәхәлләсе, Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары, шул исәптән журналистлар чакырыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз