news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Вәлиев истәлегенә бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узачак

2026 елның 13-18 сентябрендә Казанда бадминтон буенча Ф.Г. Вәлиев истәлегенә бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары узачак. Ярышларда 13 яшькә кадәрге (2014-2016 елгы) спортчылар катнашачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир Казанда 13-18 сентябрьдә Оренбург тракты, 99 адресы буенча узачак. Беренчелекне уздыру өчен 12 корт кулланылачак.

Ярышларда катнашуга алдан гаризалар 8 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot