Казанда вакытлыча Магистральная, Яшь Көч һәм Турбинная урамнарында хәрәкәт ябылган
Хәрәкәт туктатылып тору инженер челтәрләре салынышы белән бәйле.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). 2 февральгә кадәр Казанда Магистральная урамында (48/1дән 4 нче йортның 1 корпусына кадәр) транспорт хәрәкәте туктатылган. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.
Моннан тыш, Яшь Көч һәм Турбинная (Магистральная урамы киселешендә) урамнарында хәрәкәт тулысынча ябылган. Хәрәкәт туктатылып тору инженер челтәрләре салынышы белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Транспорт йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләренә буйсынырга киңәш ителә.