news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда вакытлы ишемия һөҗүмен танып белү һәм дәвалау мәсьәләләре каралды

Бүген “Казан” гранд-кунакханәсендә “Баш мие кан әйләнеше кискен бозылу авыруы структурасында вакытлы ишемия һөҗүме” темасына республика фәнни-гамәли конференция узды.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” гранд-кунакханәсендә “Баш мие кан әйләнеше кискен бозылу авыруы структурасында вакытлы ишемия һөҗүме” темасына республика фәнни-гамәли конференция узды. Анда республика неврологлары, нейрохирурглары, кан тамырлары авыруларын дәвалаучы белгечләр катнашты.
Конференциядә вакытлы ишемия һөҗүме турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ангионеврология буенча штаттан тыш баш белгече, республиканың кан тамырлары авыруларын дәвалаучы Төп үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Динә Хәсәнова сөйләде. “Бүгенге җыелыш республикада тормышка ашырыла торган махсус программа кысаларында үткәрелә. Һәм аның максаты – инсульт булган кешеләргә медицина ярдәмен камилләштерү. Ишемия инсульт кичергән авыруларга тиз вакыт эчендә һөҗүм итәргә мөмкин. Авырулар күп вакытта табиблар игътибарыннан читтә кала. Пациентлар үзләре дә “әй, үтәр әле” дип уйлый. Әмма бу һөҗүм бер-ике көн эчендә авыр инсультка китерә, һәм кеше гомерегә инвалид булып кала. Шуңа күрә без андый авыруларны карауга, дәвалауга зур әһәмият бирәбез. Ишемия һөҗүмен кичергән кешеләр мәҗбүри рәвештә стационарга яткырылырга тиеш”, - дип белдерде ул.
Әйтергә кирәк, баш мие кан әйләнеше кискен бозылу очраклары арасында вакытлы ишемия һөҗүме 20 процентны тәшкил итә. Бүгенге көндә ишемия, инсульт авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне республиканың кан тамырлары авыруларын дәвалаучы Төп үзәге координацияли. Татарстанда авыруларның 89-90 проценты кан тамырлары авыруларын дәвалый торган махсус үзәкләрдә дәвалана. Казанда шундый учреждениеләргә эләгүчеләр проценты азрак. Хәзерге вакытта бу төр авыруларга шәһәрнең 7-нче, 12-нче, 2-нче, 18-нче, 2-нче Кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү хастаханәләре һәм ветераннар өчен Госпитальнең неврология бүлекләрендә ярдәм күрсәтелә. “Безнең максат – Казанда махсус таләпләр буенча җиһазландырылган, аерым стандартлар буенча эшли торган үзәкләр булдыру. Быел кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге 7-нче шәһәр хастаханәсе нигезендә дә ачылачак дип көтәбез. Башкалада шундый 6 үзәк булдыру таләп ителә. Агымдагы елда Алабуга һәм Бөгелмәдә дә үзәкләр булдырылачак”, - дип хәбәр итте Динә Хәсәнова.
Конференциядә вакытлы ишемия һөҗүме булган авыруларга ярдәм күрсәтү турында видеолекцияне Парижның Университет клиникасы Инсульт үзәгенең неврология бүлеге җитәкчесе Пьер Амаренко укыды. Шулай ук темага багышланган чыгышларны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан белгечләре дә тәкъдим итте.
Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, республиканың кан тамырлары авыруларын дәвалаучы Төп үзәге оештырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100