Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Вакыт безне сайлады» фестивале кысаларында киокусинкай чемпионаты узачак
1 февральдә Казанның «Бустан» спорт комплексында «Вакыт безне сайлады» спорт-патриотик фестиваленең чираттагы этабы узачак. Бу хакта «ТР Спорт көрәше ассоциациясе» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кысаларында киокусинкай буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышларда 400дән артык спортчы катнашачак.
Катнашучылар фестивальнең төп өлеше булачак мавыктыргыч ярышларда осталыгын һәм көчен күрсәтәчәк. Ярышлардан тыш, тамашачыларны бай мәдәни программа көтә: дәрәҗәле кунаклар чыгышлары һәм махсус хәрби операция катнашучысы ясаган картиналар күргәзмәсе.
Фестивальне рәсми ачу тантанасы 12:00 сәгатькә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз