Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда вакцинация, иммунитет һәм салкын тию турындагы мифларны юкка чыгарачаклар
Медицина лекториясен “Уйла!” инициатива төркеме оештыра.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Бүген, 17 декабрьдә, Казанда вакцинация белән бәйле иммунитет һәм салкын тию турындагы мифлар турында сөйләячәкләр. Бу хакта медицина лекториясен оештыручы “Уйла!” инициатива төркеме хәбәр итә.
Казан дәүләт медицина университетының фундаменталь медицина факультеты студенты, “Эволюция” агарту фонды лекторы Максим Казарновский иммун системасының ничек эшләве, аның ялган тәэсирләрдән ничек сакланышы турында сөйләячәк.
Врач-невролог, медицина фәннәре кандидаты Павел Бранд вакцинациягә каршы карашларны таратырга тырышачак. Табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты, Сеченовский университеты доценты Антон Родионов, үз чиратында, ОРВИ белән көрәш ысуллары турында сөйләячәк. Лектор салкын тию вакытында билгеләнгән күпчелек препаратларның файдасыз, хәтта кайвакытта зыянлы да икәнлеген дә искәртеп узачак.
Лекция КНИТУда (Четаев урамы, 18а) 15 сәгатьтә башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз