news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда вакфларны эшләтү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар

Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Россия һәм чит ил белгечләре таныштырачак.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). 21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “ТР вакф” Фонды "Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән халыкара конференция уздыра. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Фәнни җыенда чит ил һәм Россия кунаклары җыелачак.  Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Төрек Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бахрейннан югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мераихи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салем уртаклашачак. Үзләренең эзләнүләре белән фәнни чыгышларында Болгар ислам академиясе, Мәрҗани ис.Тарих институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе, Россия ислам институты галимнәре һәм Чуваш республикасы, Самара өлкәсе, Башкортостан мөфтиятләреннән килгән вәкилләр таныштыра. Татар җәмгыятендә вакфның үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди? Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли? Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала? Вакфның Россия кысаларында үсеше мөмкинме? Конференциядә әнә шушы сорауларга җавап эзләячәкләр. Фәнни җыен ике секциядә оештырыла. Алар: “Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре” һәм “Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе”.

Исегезгә төшерәбез: конференция 21 ноябрьдә Казанның “Мираж” отелендә үтәчәк. Башлана 9.00 сәгатьтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100