Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда вакфларны эшләтү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар
Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Россия һәм чит ил белгечләре таныштырачак.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). 21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “ТР вакф” Фонды "Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән халыкара конференция уздыра. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Фәнни җыенда чит ил һәм Россия кунаклары җыелачак. Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Төрек Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бахрейннан югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мераихи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салем уртаклашачак. Үзләренең эзләнүләре белән фәнни чыгышларында Болгар ислам академиясе, Мәрҗани ис.Тарих институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе, Россия ислам институты галимнәре һәм Чуваш республикасы, Самара өлкәсе, Башкортостан мөфтиятләреннән килгән вәкилләр таныштыра. Татар җәмгыятендә вакфның үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди? Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли? Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала? Вакфның Россия кысаларында үсеше мөмкинме? Конференциядә әнә шушы сорауларга җавап эзләячәкләр. Фәнни җыен ике секциядә оештырыла. Алар: “Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре” һәм “Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе”.
Исегезгә төшерәбез: конференция 21 ноябрьдә Казанның “Мираж” отелендә үтәчәк. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз