news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда вакансияләр ярминкәсендә 22 меңнән артык эш урыны тәкъдим ителәчәк

Чарада шәһәрнең 61 предприятиесеннән кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша

  (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Иртәгә, 28 октябрьдә, Казанның мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе уздыра, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярминкәдә шәһәрнең 61 предприятиесеннән, 4 кадрлар агентлыгыннан, шулай ук шәһәр газеталарыннан кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша.

Эш эзләүчеләргә 22 215 вакансия турында мәгълүмат биреләчәк, аларның 3093 е - катнашучы предприятиеләрдән. Ярминкәгә килүчеләр мәшгульлек, һөнәр алу, “беренче эш урыны” буенча яшьләрне эшкә урнаштыру һәм “яшьләр практикасы” һ.б. буенча консультация алачак.

Чара “Химиклар” мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot