news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда вакансияләр ярминкәсендә 2,5 меңнән артык кеше булган

Ярминкәдә 3 мең вакансия тәкъдим ителде

  (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан халык мәшгульлеге үзәкләре белгечләре вакансияләр ярминкәсендә булды. Чарада 3 мең вакансия тәкъдим ителде, - дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярминкәдә 60 тан артык предприятие катнашты, барлыгы 3 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде. 188 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды. Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр белән 4 рекрутинг компаниясе эшләде. Мәгълүмат басмалары эш эзләүчеләр өчен басма продукция тәкъдим итте.
Ярминкәгә килүчеләр мәшгульлек үзәкләре белгечләренә кызыксынгаан сорауларын бирә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot