Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда вакансияләр ярминкәсендә 15 меңгә якын эш урыны тәкъдим ителәчәк
Ярминкәгә килүчеләр өчен төрле мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкинлеге булачак
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 майда, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Уку-методика үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уза, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Эш эзләүчеләргә Казан предприятиеләре 15 меңгә якын эш урыны тәкъдим итә. Эш урыннары турындагы мәгълүмат белән терминаллардан яки стендлардан танышып була.
Ярминкәдә 58 предприятие вәкиле катнаша, алар 4,9 мең вакантлы урын тәкъдим итәчәк. Бу чарада шулай ук кадрлар агентлыклары вәкилләре дә катнашачак.
Ярминкәгә килүчеләр өчен төрле мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкинлеге булачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтә, Казан, Оренбург тракты, 24 йорт, ВИКО тукталышы («Казан ярминкәсе») адресы буенча уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз