news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык

Казанда уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумны тәшкил итә, диде Илсур Метшин.

Казанда вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда икътисадында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итә.

Ул хезмәт хакының үсеш темпы 104,7 проценттан гыйбарәт булуын әйтте.

Мэр сүзләренчә, килешеп эшләү нәтиҗәсендә, предприятиеләрдәге хезмәт хакы буенча бурыч күләме 14,2 млн сумга кимегән.

Илсур Метшин Казандагы эшсезлек дәрәҗәсе инде күп еллар дәвамында Россиядә иң түбән дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. Вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык, диде мэр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot