news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда вакансияләр мини-ярминкәсе уза

Вахитов районында яшәүчеләргә 600 дән артык эш тәкъдим ителәчәк

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьдә Казанның Вахитов районы халык мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе уза. Чарада районның биш предприятиесе катнаша, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярминкәгә килүчеләргә күчмә состав механигы, слесарь, участок мастеры, АЗС операторы, агач остасы, инженер-программист, шәфкать туташы, тракторчы һ.б. белгечлекләр буенча 602 вакансия тәкъдим ителә.

Эш тәкъдим итүчеләр ярминкәдә катнашучыларны эш таләпләре һәм шартлары белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Ярминкәдә үзәк белгечләре дә катнашачак, алар халык мәшгульлеге, эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм яңадан хәзерләү буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

Ярминкә 9.00-11.00 сәгатьләрдә Павлюхин урамы, 102 йорт адресы буенча узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100