news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Вәгазь» телевизион бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда «Вәгазь» телевизион бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: dumrt.ru

Бүген Казанда 2023 елның 1 мартыннанн алып 1 октябренә кадәр дәвам иткән «Вәгазь» телевизион ачык конкурсына нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйге «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә оештырылды.

«Вәгазь» телевизион ачык конкурсына Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән барлыгы 200дән артык гариза килде. Шулар арасыннан төрле темага язылган 50 вәгазь сайлап алынып, атна саен «Яңалыклар» тапшыруының җомга чыгарылышыннан соң тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Вәгазьләр төрле темаларга багышланган. Алар арасында: ният, намаз, ураза, тәүбә, Рамазан һәм ураза тоту, исраф, гыйбадәт кылу, белем алу, исламда хатын-кыз, туган телне саклау һәм башка бик күп әхлакый темалар бар.

Җиңүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүләкләде. «Дин – ул вәгазь, нәсыйхәттән гыйбарәт. Хәсән әл-Басриның шундый сүзләре дә бар: «Шундый замана килер, дүрт әйбер барлыкка килсә, вәгазь, нәсыйхәтләр тәэсир итмәячәк. Әлеге кешеләргә алдагы сыйфатлар хас булыр: алар белгән әйберләренә таянып гамәл кылмыйлар, киресенчә белмәгән әйберләргә таянып гамәл кылалар, белмәгән әйберне өйрәнмиләр дә, теләгән кешегә дә мөмкинлек бирмиләр, укырга комачаулыйлар». «Татарстаныбызда, Аллаһка шөкер, әлеге сыйфатларның берничәсе булса да, бөтенесе дә юк», – дип билгеләде ул.

Дини һәм дөньяви нәсыйхәт бирүче вәгазьчеләрнең осталыгы өч төрле яшь аермасына бүлеп бәяләнде: 15 -20 яшь, 21- 35 яшь һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр. Жюри әгъзалары вәгазьчеләр күп катнашу сәбәпле хатын-кызларны аерым билгеләп үтте.

«Конкурсларның таләпләре буенча 15 яшькә кадәр катнашу каралмаган булса да, жюри әгъзалары Хәят белән Хәсән Нуруллиннарга вәгазләрен өлкәннәргә үрнәк күрсәтерлек итеп сөйләгәннәре өчен өстәмә махсух бүләк бирү тәкъдиме кертте», – диде Мөршидә Җиһан. Бүләкләрне иганәче Ильяс Гыймадов тапшырды.

«Вәгазь» телевизион ачык конкурсында катнашучыларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин рәислегендәге жюри бәя бирә. Вәгазьчеләрне бәяләүчеләр арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Сабиров кебек дин белгечләре дә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова, Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты, сәхнә теле белгече Илсөяр Шиһапова кебек сөйләм сәнгате үрнәген белүче экспертлар да була.

Җиңүчеләр исемлеге

15 яшьтән 20 яшькә кадәр:

  • 1 нче урын – Айнур Шәехов («Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары Мөселман мәдрәсәсе» шәкерте)
  • 2 нче урын – Ибраһим Шәймәрданов («Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары Мөселман мәдрәсәсе» шәкерте)
  • 3 нче урын – Кәрим Хәсәнов («Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары Мөселман мәдрәсәсе» шәкерте)

21 яшьтән 35 яшькә кадәр:

  • 1 нче урын – Ленар хәзрәт Хамматов
  • 2 нче урын – Рәдиф хәзрәт Тимергалиев
  • 3 нче урын – Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин

36 яшьлек һәм өлкәнрәк:

  • 1 нче урын – Нияз хәзрәт Закиров
  • 2 нче урын – Исмәгыйль хәзрәт Биккинин
  • 3 нче урын – Альберт Вәлиуллин

«Иң оста вәгазь сөйләүче» хатын-кызлар:

  • 1 нче урын – Гөлсинур Әхсәнова
  • 2 нче урын – Кадрия Мәхмүтова
  • 3 нче урын – Фирая Зиннәтуллина

Шулай ук «Иң тәҗрибәле вәгазь сөйләүче», «Рамазан аена багышланган иң оста вәгазь сөйләүче», «Гыйбрәт алырлык вәгазь» сөйләүче, «Иң үтемле сөйләүче», Кызыксындыру бүләге ияләре дә билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100