news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда V «Тукайга мәхәббәт илә...» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Казанда V «Тукайга мәхәббәт илә...» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтында V «Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясаганнар.

«Конкурска 350гә якын видео кабул ителде. Бер меңгә якын кеше катнашты. Татарстан район мәктәп-гимназияләре, лицей, балалар бакчаларыннан тыш, чит төбәкләрдән Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре, Мари Эл республикасы Бәрәңге районы, Чувашиянең Батыр районы, Пермь крае Барда районыннан укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде», - диде «Татар-информ»га институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Ул Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламен җиткергән. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәдәният секторы җитәкчесе Ләйсән Исхакова, әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара конкурслар лауреаты Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры Альбина Вәлиева Тукай бәйрәменә килүчеләрне сәламләгән.

Балык бистәсе районы, Бирдебәк авылы клубыннан «Күңелле сәхнә» театр берләшмәсе коллективы, җитәкчесе Евдокия Толстова «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштереп күрсәткән. Казанның 16 гимназиясенең дүртенче сыйныф укучысы Хәсән Гыйльманов Габдулла Тукайның «Сөбханалла», Арча районы Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Рузия Гайфуллина «Бер татар шагыйре сүзләре», «Татарстанның Саба районы Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Флүзә Хәмитова Тукайның «Китап» шигырен сөйләгән.

«Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге уздырган һәр чарада каләм ияләренең шигырьләрен яңгыратучы Мостафа Закиров Габдулла Тукайның «Театр» шигырен сәнгатьле итеп яңгыратты. Татарстанның Балтач районы, Түбән Сосна авылы мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Эмиль Закиров Тукайның «Ике бала» шигырен сөйләде. Гаилә елы уңаеннан Локмановлар гаиләсе дә чакырылган иде. Алар да Тукай шигырен берлектә яңгыратты. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Әмир Кәримов әнисе Алсу ханым язган «Йөрәк түреннән» дигән шигырен сөйләде», - диде Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, һәр катнашучыга диплом, сертификатлар тапшырганнар. Дипломнарны нәфис сүз остасы, педагог Зифа Гәрәева игълан иткән. «Дипломнар белән бергә Габдулла Тукай китаплары да бүләк ителде. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ярдәме белән Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты бүләк итте. Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләре тапшырылды», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Төркия һәм Юнесконың алтын медаль иясе, Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты, Гран-При иясе, җырчы, актриса Гөлнара Хәйруллина Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарган. «Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин алып барган.

  • «Тукайга мәхәббәт илә...» конкурсын Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100