news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Вәлиулла Якуповны искә алдылар

Вәлиулла Якупов 5 ел элек экстремистлар тарафыннан атып үтерелгән иде.

Казанда Вәлиулла Якуповны искә алдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 19 июль көнне, Вәлиулла хәзрәт Якуповның вафат булуына 5 ел. Шул уңайдан дин һәм җәмәгать әһелләре Вәлиулла хәзрәт Якупов каберен зыярәт кылды. Вәлиулла хәзрәт Якупов Казанның мөселман зиратында җирләнгән.

Вәлиулла хәзрәтне искә алу мәрәсимендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул Вәлиулла Якупов китапларының хәзергә хәтле чит төбәкләрдә сатылуын әйтте.

“Вәлиулла хәзрәт безнең Апанай мәчетен торгызуда зур өлеш кертте. Шулай ук ул 1000 нән артык китапны тәрҗемә итеп бастырды. Үзенең китаплары да санап бетергесез. Аның китапларын без әле дә кулланабыз. Россиядә Вәлиулла хәзрәтне белмәгән мөселман юк. Әле күптән түгел генә Дагыстанда булдык. Андагы кибет киштәләрендә әле дә хәзрәтнең китаплары сатуга куелган. Без Вәлиулла хәзрәт өчен гел догада. Аның рухы шат, урыны җәннәттә булсын”, - диде мөфти.

Белешмә: Валиулла хәзрәт Якупов - 1992-1993 елларда Казанның Апанай мәчете имамы, 1993-1996 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры, 1997-2012 елларда - Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары. Җәмәгать эшлеклесе, галим, мәгърифәтче буларак дин тарихына кергән шәхес .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100