news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узып баручы кеше боз астына төшеп киткән ир-атны коткарган

Һәлакәт кичә иртән Киров дамбасы тирәсендә булган.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда узып баручы кеше боз астына төшеп киткән 89 яшьлек ир-атны коткарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-атның эшкә барышы булган һәм ул елга ягыннан ярдәм сораган тавыш ишеткән. Ул ярдан 20 метр ераклыкта суда өлкән яшьтәге ир-атны күреп алган. Шаһит курыкмыйча юка боз өстенә кергән һәм үрмәләп зыян күрүче янына барган. Аннары аңа судан чыгарга ярдәм иткән һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган.

Ашыгыч ярдәм табиблары 89 яшьлек пенсионерны хастаханәгә алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100