news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узучы «Энергопром» форумына Цивилев һәм чит илләрнең министрлары киләчәк

Бүген шәһәрдә «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы ачыла. Ул 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр «Казан Экспо»да узачак. Чарада Россия энергетика министры Сергей Цивилев катнашачак, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Форумда Кыргызстан энергетика министры Таалайбәк Ибраев, Үзбәкстан энергетика министры Журабек Мирзамәхмудов, Төрекмәнстан энергетика министры Аннагельди Сапаров, Таҗикстан энергетика һәм су ресурслары министры Далер Джумъа, Йәмәннең нефть һәм табигый ресурслар министры Мөхәммәд Абдулла Али Бамакар, шулай ук Казахстан энергетика министры урынбасары Ильяс Бакытҗан Нассенула катнашачак, дип көтелә. Белоруссия ягыннан премьер-министр урынбасары Виктор Каранкевич булачак.

«Энергопром» – 2050 елга кадәр Россиянең электр энергетикасын үстерү бурычларын хәл итү һәм энергетика стратегиясен гамәлгә ашыру мәйданчыгы. Быел чарага федераль статус биреләчәк. Форумда ел саен чит илләр – Белоруссия, Иран, Кытай, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка дәүләтләр делегацияләре катнаша.

Узган ел «Энергопром»да җиде илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 7 меңнән артык кеше катнашты. Эшлекле программа кысаларында 30дан артык чара – түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр һәм утырышлар узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot