news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале узачак

8 һәм 9 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында VIII «Үзгәреш җиле» Татар җыры фестиваленең гала-концертлары була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмзте хәбәр итә.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Концертта проектның даими катнашучылары да, яңа артистлар да булачак. Программага татар халык җырлары, XX гасыр композиторлары һәм хәзерге заман авторлары әсәрләре кергән.

Исегезгә төшерәбез, «Үзгәреш җире» фестивале беренче тапкыр 2016 елның ноябрендә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot