news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган ялларда ике җәяүле машина астында калып авыр тән җәрәхәтләре алган

Җәяүлеләрнең берсен – торак йорт ишегалдында, икенчесен зебрада машина бәрдергән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанда узган ял көннәрендә ике җәяүле, машина астында калып, авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Шимбә көнне көндез 56 яшьлек шофер, Декабристлар урамында ишегалды буйлап хәрәкәт иткәндә, 21 яшьлек егетне таптаткан. Нәтиҗәдә, җәяүленең тубык сөяге сынган.

Якшәмбе көнне Мамадыш тракты урамында чит ил автомобиле руле артында булган хатын-кыз зебра буйлап юл аркылы чыгып баручы кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә, кыз умыртка баганасын сындырган һәм башка тән җәрәхәтләре алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot