news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган ял көннәрендә исерек хәлдә машина белән идарә иткән 22 кеше тоткарланган

Казанда узган ял көннәрендә исерек хәлдә машина белән идарә иткән 22 кеше ачыкланган. 5 июньнән 7 июньгә кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 2600 юл хәрәкәте катнашучысы җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, исерек хәлдә машина йөрткән өчен штраф күләме 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр арткан.

Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә руль артына утырмаска, такси хезмәтеннән файдаланырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot