news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган ял көннәрендә ике кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булды

Казанда узган ял көннәрендә ике кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булды

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Узган ял көннәрендә башкалабызда 9 юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Нәтиҗәдә ике кеше якты дөнья белән хушлашты, 8е төрле тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр иттеләр бүген Казанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәтеннән.

Фаҗигале очракларның икесе дә 4 март көнне теркәлде. 14 сәгать 35 минутта Ленин дамбасында 30 яшьлек ир-ат идарә иткән “Мицубиси” автомобиле хатын-кызны бәрдерә. Авария нәтиҗәсендә зыян күрүче (60-70 яшьләр тирәсендәге хатын) алган җәрәхәтләрдән фаҗига булган урында ук үлә.

20 сәгать 20 минутта Шоссе урамында җиңел автомобиль 17 яшьлек егетне таптата һәм фаҗига булган урыннан качып китә. Нәтиҗәдә егет алган яралардан фаҗига булган урында якты дөнья белән хушлаша.

Узган ял көннәрендә Казанда барлыгы 2232 шофер һәм 319 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды. 20дән артык машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot