Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узган Халыклар дуслыгы парады меңнән артык катнашучыны берләштерде
Россия көнендә Казан Кремлендә традицион Халыклар дуслыгы парады узды. Ул меңнән артык кешене берләштерде. Катнашучылар милли киемнәрдән халык җырларын җырлый-җырлый, Кремль буйлап узды.
«Россия көнендә традицион рәвештә милли-мәдәни автономияләр белән бергә Халыклар дуслыгы парадына чыгабыз. Быел анда меңнән артык кеше катнаша. Без Россия территориясендә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген күрсәтәбез», — дип билгеләп үтте «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.
Йөреш Спас манарасыннан «Кол Шәриф» мәчетенә кадәр барды, аннары Туплар ишегалды аша Гавәми урыннар ишегалдына кайтты.
Катнашучылар арасында Африка һәм Латин Америкасыннан алып Азиягә кадәр төрле төбәкләрдән төрле милләт вәкилләре булды.
«Йөрештә катнашучыларның милли киемнәренең бай палитрасына игътибар итегез. Бик күп төрле халыклар тәкъдим ителгән. Бу безнең бердәмлекне күрсәтә. 2026 елны илебез Президенты [Владимир Путин] Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте, шуңа күрә парад аеруча символик мәгънәгә ия», — дип билгеләде «Татар-информ» белән әңгәмәдә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Татарстан өчен елның тематикасы аерым әһәмияткә ия, чөнки республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, дип өстәде министр урынбасары. «Моннан тыш, Татарстанда халык бәйрәмнәрен бик хөрмәт итәләр. Ел дәвамында республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән барлык милли бәйрәмнәр уздырыла», — дип йомгаклады сүзен Натфуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз