Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узган VK Fest фестивалендә 20 мең кеше катнашкан
Кичә Казанда VK Fest фестивале узды. Тамашачылар өчен Баста, Элвин Грей, ZOLOTО «Комната культуры» һәм башка танылган башкаручылар чыгыш ясады. Чарада беренче тапкыр Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш икенче сәхнә эшләде, анда популяр татар артистлары чыгыш ясады.
Татар сәхнәсендә Альберт Нурминский, GAUGA төркеме, Раил Арсланов, Марат Яруллин, ОММАЖ төркеме, Илгиз Шәйхразыев, Алсу Мансурова, Elina һәм башка җырчылар катнашты.
Әлеге сәхнә ИДЕЛ журналы редакциясе ярдәме белән әзерләнгән. Фестивальдә журнал редакциясе шулай ук махсус мәйданчык оештырды – анда милли уеннар уйнатылды, татар халык биюләре буенча остаханәләр узды.

«Казан» үзәгендә гаилә кыйммәтләренә игътибар бирелә. Мин бик күп балалы гаиләләрне очраттым һәм шуны күрдем: ата-аналар да, кечкенә кунаклар да бертигез дәрәҗәдә рәхәтләнеп ял итте. 20 мең татарстанлы һәм башкала кунаклары фестивальнең бер өлеше булды», – дип уртаклашты VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова.
Казан халкы танылган артистларга бүләкләр дә әзерләгән иде. Чәкчәктән ясалган Баста скульптурасы, ХЛЕБ төркеме солистларына музыкантлар фотолары сурәтләнгән өчпочмак сувениры, Юлия Савичевага кулдан эшләнгән алсу төстәге калфак бүләк иттеләр. Чараны «Натальная карта» программасы йолдызлары Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлев алып барды.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, чарага билетлар ике көн алдан сатылып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз