Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узган Универсиада хакындагы фильм спорт киносы фестивалендә приз отты
Универсиада-2013 хакындагы кинолента “Олимпия кыйммәтләре” номинациясендә җиңде
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). “Син — ул дөнья” ( “Ты — это мир”) картинасы Миланда уздырылган спорт киносы Халыкара фестивалендә приз отты.
Универсиада-2013 хакында төшерелгән кинолента “Олиимпия кыйммәтләре” номинациясендә җиңү яулады һәм тагын Россиянең ике фильмын: “Безнең йөрәкләрне җылытучы ялкын” һәм “Беренче номерлы пар. Мәхәббәттән дә өстенрәк” билгеләде. Соңгысы фигуралы шуу буенча чемпионнар тарихына багышланган.
“Син — ул дөнья” фильмының премьерасы быел февраль аенда булды. Анда сүз Россиягә беренче тапкыр килеп, Казан турында белергә теләгән Уеннарда катнашкан төрле ил спортчылары хакында бара.
“Фильмның идеясе 2012 елның язында туды. Эш мәсьәләләрен хәл иткәндә, ТРның хәзерге яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән Уеннарга әзерлекне, шәһәрнең урамнары үзгәрүен, үсүен, урамнарның гына түгел, кешеләрнең дә үзгәрүен документаль рәвештә төшереп калырга кирәк дигән фикергә килдек”, - ди “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров.
Исегезгә төшерәбез: Универсиада хакында фильм төшергәндә, Уеннарда катнашырга теләк белдергән милли федерацияләрнең студентларның эре җыелма командаларыннан тыш, үз тренерлары фикере буенча, Универсиадада зур уңышларга ирешү мөмкинлекләре булган спортчылар да сайланган. Ел дәвамында картинаны АКШ, Кытай, Ямайка, Польша һәм, әлбәттә инде, Россиядә төшергәннәр.
Фильмны Россия телевидениесендә документаль һәм сәнгатьчә кинопроектлар төшерү буенча зур тәҗрибәсе булган “ИВАН” продюсерлык үзәге иҗат иткән.
Быел уздырылган “FICTS” Халыкара спорт киносы һәм телевидение фестивале конкурсында катнашырга дөньяның 55 иленнән 948 хезмәт җибәрелгән булган. Бәйге нәтиҗәләре буенча, 150 картина күрсәтүгә сайлап алынган.
Фестивальне исә Халыкара спорт киносы һәм телевидениесе федерациясе “FICTS” (Federation Internationale Cinema Television Sportifs) оештыра, аның составына 113 ил кергән һәм ул рәсми рәвештә Халыкара олимпия комитеты тарафыннан расланган. Аның президенты − профессор Франко Аскани.
Әлеге фестивальнең 2015 елда Казанда уздыру хакында килешенгән. Төгәл даталар исә якын киләчәктә билгеле булачак, дип хәбәр итә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз