news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган UMMA FORUM хәләл индустриясе күргәзмәсенә 7 меңнән артык кунак килгән

6-8 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр узган UMMA FORUM халыкара хәләл индустрия күргәзмәсендә 7 меңнән артык кеше булган. Өч көн йомгаклары буенча катнашучылар һәм оештыручылар чараны уңышлы дип атады һәм аның даими булачагына өмет белдерде.

UMMA FORUM оештыручысы Әминә Шабанова билгеләп үткәнчә, күргәзмәнең төп бурычлары хәләл бизнесны үстерү һәм төрле конфессияләр вәкилләре арасында хәләл мәдәниятне популярлаштыру. Аның сүзләренчә, килүчеләр саны, катнашучыларның уңай бәяләмәләре һәм чараны кабатлау үтенечләре оештыручыларның дөрес юнәлештә баруын раслады. Ул шулай ук командага, партнерларга һәм форум кунакларына рәхмәт белдерде.

Күргәзмә Уникаль осталык үзәге галереясендә оештырылды. Кунаклар ачык лекторийларда спикерларның чыгышларын тыңлау, бренд вәкилләре белән танышу, аралашу һәм товарлар сатып алу мөмкинлегенә ия булды.

Форумның үзенчәлекләреннән берсе – аның аэропорт концепциясендә ясалуы. Оештыручылар самолетлар рәвешендә навигация ясаганнар, лекторийлар расписаниесен аэропорт таблосына урнаштырганнар һәм самолет борты сурәтләнгән фотозоналар җиһазландырганнар. Төп арт-объектлар арасында чәкчәктән ясалган самолет һәм чемодан урын алган. Оештыручылар фикеренчә, бизәлеш килүчеләрдә хәләл-мәдәният дөньясы буйлап сәяхәт итү хисе тудырырга тиеш була.

Күргәзмә катнашучылар өчен бизнес үсеше дә өчен мәйданчык булды. Экспонентлар яңа клиентлар, күпләп сату партнерлары һәм яңа килешүләр турында хәбәр итә. Форумга Россиянең төрле шәһәрләреннән килгәннәр, бу, оештыручылар бәяләвенчә, хәләл индустрия белән кызыксыну һәм аның үзәкләренең берсе буларак Казанның ролен раслый.

UMMA FORUM партнеры - Чечняда Хутмат Кадырова инициативасы буенча төзелгән Woman in Islam мәгариф һәм хәйрия проекты. Күргәзмәгә «Татар-информ» һәм «Тәртип» радиосы мәгълүмати ярдәм күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot