Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узган "Туган телем - Тукай теле" Россиякүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле
Бәйге 21-22 апрель көннәрендә Казанның "Юность" мәдәният йортында узды.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген "Туган телем - Тукай теле" Россиякүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды.
Бәйге 21-22 апрель көннәрендә Казанның "Юность" мәдәният йортында узды. Конкурс яшь буенча дүрт категориядә үтте. Анда 5-7, 8-11, 12-15, 16-30 яшьлекләр көч сынашты. Беренче көнне нәфис сүз сөйләүчеләр ярышса, икенче көнне үзләрен вокал һәм әдәби театр өлкәсендә сынаучылар сәхнә тотты.
“Бәйгене берничә ел рәттән уздырабыз. Ул - аерым бер район, шәһәр яки республика күләмендә генә түгел, бөтен Россия буенча ачык бәйге. Быел катнашучыларның географиясе киңәйде. Уфа, Ижевск, Ульян өлкәсеннән килделәр. Шулай ук Татарстанның Лениногорск, Ютазы, Нурлат, Балтач, Әтнә, Арча, Питрәч, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казанның балалар бакчаларыннан катнашучылар күп.

Кичә 5-7 яшьлекләр арасында 100дән артык бала нәфис сүз сөйләде. Ел саен инвалидлар теләп катнаша. Шулай ук Казанның төрле уку йортлары - мәдәният һәм сәнгать университеты, радиомеханика техникумы, педагогия көллияте студентлары катнашты, – диде "Юность" мәдәният йорты директоры урынбасары Азат Фазылҗанов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Бәйгенең максаты - туган телне, традицияләрне, мәдәни байлыкларны саклау, халык сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү; яшьләрне татар шигъриятенә, татар мәдәниятенә тарту; үсеп килүче яшь буынга Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү; Тукайның танылмаган әсәрләрен яңгырату; талантлы балаларны ачыклау, ди оештыручылар.
“Катнашучылар татар яки рус телендә чыгыш ясарга хокуклы. Нәфис сүз, вокал, әдәби театр номинацияләрендә Габдулла Тукай әсәрләрен башкару шарт булса да, рус балаларының татарча чыгыш ясавы, татарча сөйләргә омтылышы куандыра”, – ди Азат Фазылҗанов.

Конкурсны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты Гөлзадә Сафиуллина, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Россия опера җырчысы Резеда Галимова, нәфис сүз остасы, галим Фоат Галимуллин, шагыйрә Луара Шакирҗанова хөкемдарлык итте.

“Елдан-ел балалар әзерлеклерәк килә. Укытучыларга бер генә үтенеч: Тукай шигырьләрен - үзләре аңлый, ә балаларга аңлатмыйлар. Шуңа күрә бала аны тамашачыга җиткерә алмый. Шуңа эчем поша. Әдәби театрга килгәндә, искиткеч номерлар бар, чиста эшләнгән. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кими башлагач, аңа игътибар тагын да көчәя кебек. Әзерлекләре көчле, - диде Азат Зарипов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Шулай итеп, бүген ике көнгә сузылган бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды.
“Әдәби театр” номинациясендә 5-7 яшьлекләр арасында беренче урынны Казан шәһәренең - 184, икенче урынны катнаш типтагы - 241, өченче урынны – 39нчы “Киләчәк” һәм Яшел Үзәннең 18нче “Салават күпере” балалар бакчалары коллективы яулады.
8-11 яшьлекләр арасында, беренче урында – 16 гимназия, икенчедә – “Северный” мәдәният йорты. Өченче урында – Осиново бистәсе белем бирү учреждениесе. Шулай ук бу номинациядә 181 күппрофильле мәктәп укучысы Ринат Маннаповка “Иң яхшы актер” буларак махсус бүләк бирелде.

12-15 яшьлекләр арасында беренчелектә - Нурлатның “Нәүрүз”, икенчедә – “Юность” мәдәният йортының “Битлек”, өченче урында 130 мәктәп коллективы бүләкләнде.
Вокал номинациясендә 5-7 яшьлекләр арасында беренче урынга - Арча балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәлидә Ибатуллина, икенче урынга – С.Сәйдәшев исемендәге 6 номерлы бакчадан Илназ Харисов һәм 365нче бакчада тәрбияләнүче Залина Гыйбадуллина лаек булды. Питрәчтән Раян Гомәров һәм Сөмбел Кәримова, шулай ук 404 балалар бакчасыннан Дилә Галимуллина белән Алинә Минакова махсус бүләк белән бүләкләнде.
Нәфис сүз номинациясендә 5-7 яшьлекләр арасында - 314нче балалар бакчасыннан Ислам Бариев, 312нче бакчадан - Ибраһим Гыйльметдинов һәм 290нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ева Большакова беренче өч урынны бүлеште. Бу номинациядә шулай ук өч дипломант бүләкләнде, 6 махсус приз бирелде.

16-30 яшьлекләр арасында Ульян шәһәреннән Фәнил Галиуллин беренче урынга чыкты. Казан педагогия көллиятеннән Алия Хәмитова икенче урынны яулады. Өченче урын хуҗасы – шулай ук педагогия көллиятеннән Ләйсән Зарипова. Әлеге номинациядә шулай ук ике дипломант бүләкләнде.
“Фестивальне инде без берничә ел рәттән үткәрәрәбез, аңа ихтыяҗ бар. Шул рәвешле сәнгатькә өлеш кертеп, яшьләр-балалар арасында рухи байлыкны сакларга тырышабыз. Узган ел иң өлкән катнашучы 82 яшьтә иде. Быел без бу номинацяине вакытлыча алып тордык. Бала конкурска шигырь әзерләгәндә аны ятлап кына калмый, ә йөрәге аша уздыра. Шуңа күрә аны балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә ярата”, – диде “Юность” мәдәният йорты директоры Сергей Куприянов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз