news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган тәүлектә 32 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Казан юлларын җыештыруга узган тәүлектә 1 111 берәмлек махсус техника һәм 680 юл эшчесе чыкты. Шәһәр урамнарыннан 32,8 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Юл өслеген эшкәртү өчен 127 тонна бозлавыкка каршы чаралар кулланылды, шул исәптән 38 тонна реагент һәм 89 тонна ком-тоз катнашмасы.

Көндез эш дәвам итәчәк. Магистральләрне һәм квартал эчендәге машина юлларын чистартуга 609 машина һәм 575 юл хезмәте хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла.

Кышкы сезон башыннан Татарстан башкаласыннан барлыгы 904,5 мең тонна кар чыгарылган, ә бозлавыкка каршы материаллар чыгымы 50,3 мең тоннага җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot