news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Шәҗәрә бәйрәмендә гаилә Сабан туе уздырган Фәйзуллиннар белән таныштырдылар

Казанда Шәҗәрә бәйрәмендә гаилә Сабан туе уздырган Фәйзуллиннар белән таныштырдылар
Владимир Васильев

Бүген гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанның Иске Татар бистәсендәге Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни үзәге традицион «Шәҗәрә бәйрәме» уза. Быелгы бәйрәмдә гаилә Сабан туе уздырган Фәйзуллиннар тамашачыларны гаҗәпкә калдырды.

Бу фестивальнең максаты - гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калу. «Шәҗәрә бәйрәме» фестивалендә татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән таныштыралар.

Түбән Кама районының Кызыл Капка авылыннан Фәйзуллиннар гаиләсе бүген тулы матур состав белән килгән. Фәйзуллиннар гаиләләренең җиде буынлы нәсел агачын — шәҗәрәсен тәкъдим итте. Бу гаилә презентациясе килгән кунакларны гаҗәпкә калдырды. Тамашачылар аларны бик уңган-булган дип бәяләде.

Әнәс һәм Рушания Фәйзуллиннар пандемия чорында, беркем беркая бара, аралаша алмый өйдә утырганда үзләренең зур гаиләләрен җыеп, гаилә Сабан туе уздырган. Пандемиягә бәйле рәвештә авылда Сабантуй булмый кала. Шул сәбәпле, Фәйзуллиннар гаиләсе бәйрәмне үзләре оештыра.

Гаилә Сабан туенда милли бәйрәмнәр – йомырканы кашыкка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек бәйрәмнәр узган, соңыннан бергәләп бәлеш ашаганнар. Шул рәвешле алар үсеп килүче буынга милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, күркәм уеннарны күрсәткән. Фәйзуллинар үзләренең гаиләләрендә Сабантуй бәйрәмен ел да уздыруны традициягә кертеп җибәргәннәр.

«Бу бәйрәм бик ошый. Шушындый бәйрәмнәр ел саен. Балаларыбыз үткәнебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш», - диде Рушания Фәйзуллина.

Бәйрәмдә кунаклар, балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган бушлай мастер-класслар, төрле күңел ачу интерактивлары, Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм яшь башкаручыларның чыгышлары бар.

Чүпрәледән Римма Сафиуллованың гаиләсе ел ярым дәвамында нәселләренең агачы — шәҗәрәне төзегән. Сафиулловлар гаиләсенең шәҗәрәсе барлыгы унике буынны тәшкил итә.

«Шәҗәрә ясау күптәнге уй иде. Миңа аны ясар өчен ел ярым вакыт узды. Күп архивларда утырырга туры килде. Шуны күрсәтер өчен килдем», - диде Римма Сафиуллова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100