news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган «Россия чаңгы юлы»нда егерме бер меңнән артык кеше катнашкан

Ярышлар Татарстан башкаласында 18 нче тапкыр узды.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Казанда кичә, 12 февраль көнне, 21 мең 560 кеше «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышларында катнашкан. Ярышлар Татарстан башкаласында 18 нче тапкыр узды.

Казан мэриясе сайты хәбәр итүенчә, төп шәһәр старты Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында бирелде, анда чаңгыга 8260 кеше чыкты.

Беренче булып 2, 3 һәм 5 км дистанцияләрне, яшь төркемнәренә карап, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесен алуга дәгъва итүчеләр узды. Аннары йөгерешкә яшь һәм өлкән спортчылар кушылды, аларга 5 һәм 10 км араны узарга кирәк иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot