Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда узган Россия белән Куба сөйләшүләре нәтиҗәле булды - Лавров
Казанда сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышы үткәрелде
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда узган сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышы кысаларында үткән сөйләшүләр барышында Россия белән Куба зур нәтиҗәләргә иреште, дип белдерде бүген РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Бу хакта "Новости" РМА яза.
"Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында бик нәтиҗәле эш башкарылды. Без узган ел фикерләшкән (Гаванада узган Путин һәм Кастро очрашуында) мәсьәләләр буенча конкрет нәтиҗәләргә ирештек", - дип белдерде Лавров Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас белән очрашуда.
Кичә Казанда РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозин һәм Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас катнашында сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышы уздырылды. Аның кысаларында кайбер документлар имзаланды, шул исәптән уртак транспорт-логистик компания төзү турындагы килешү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз