news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узган “Милләтләр кроссы-2014”тә 24 меңнән артык кеше катнашкан

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе vip- йөгерүчеләр арасында беренче булып килде

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-тинформ”, Лилия Локманова). Кичә Казанда һәм илебезнең 79 шәһәрендә Бөтенроссия йөгерү көне “Милләтләр кроссы-2014” узды. Казанда ул 11 нче тапкыр үткәрелә.

“Милләтләр кроссы-2014” тә Казанда йөгерергә яратучы 24 меңнән артык кешек катнашкан. Чара “Казан-Арена” стадионы территориясендә үткәрелде һәм анда профессионал спортчылар, спорт ветераннары, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар һ.б. катнашты.

“Гадәт буенча, йөгерүдә гаиләләр дә катнашты, быел аларның саны 19 иде. Спорт ветераннары, ир-атлар, хатын-кызлар 2,5 чакрым, ә спортчылар 5 чакрым ераклыкка йөгерде. Шулай ук, бу көнне җиңел атлетика буенча ярым марафон да оештырылды һәм анда 70ләп кеше катнашты. Марафонның озынлыгы 21 чакрым иде. Җиңүчеләр кубоклар, дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләргә ия булды”, - дип хәбәр итте бүген башкала җитәкчелегенең Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.

Ул Денис Калинкинның vip- йөгерүчеләр арасында беренче булып килүен дә әйтеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100