news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казанда узган курсларда чит өлкәләрдән килгән мөгаллимнәр дә үз белемен арттырды

^Казанда узган курсларда чит өлкәләрдән килгән мөгаллимнәр дә үз белемен арттырды

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 13-24 март көннәрендә Татарстан Мәгарифне үстерү институтында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү буенча курслар узды. Әлеге чараның быелгысы «Мәгариф системасын модернизацияләү кысаларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның эчтәлеге һәм методик аспектлары» дигән темага багышланган иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы методисты Лилия Гыйләҗева хәбәр итте.

Курсларда мәгариф системасын модернизацияләүдә төп юнәлешләр, татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча инновацион технологияләр куллану, профильле укыту мәсьәләләре каралды, диде ул. Курс тематикасы кысаларында Казан шәһәренең 95 нче һәм 146 нчы гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә авторлык программалары һәм аларны гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланган семинарлар да узды. Биредә татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре үзләренең авторлык программалары нигезендә ачык дәресләр күрсәттеләр. Башкалабыз музейлары белән танышу, Резеда Вәлиева һәм Наил Ислами кебек шагыйрьләр белән кызыклы очрашуда катнашу да укытучыларның күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдыргандыр. Белем күтәрү курсларына Татарстанның күп кенә районнарыннан тыш, Түбән Новгород, Пенза өлкәләреннән һәм Башкортстанның Миякә районыннан да укытучылар килгән иде. Тәҗрибә уртаклашуга багышланган «түгәрәк өстәл»дә Пенза һәм Түбән Новгород мөгаллимнәре үз өлкәләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең иске тип дәреслекләр нигезендә алып барылуы, милли мәгариф өлкәсендәге яңалыкларның аларга килеп ирешмәве хакында ачынып сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100