news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Коръән уку бәйгесендә җиңгән Чечня вәкиленә Кадыров ордены һәм машина биргәннәр

Чечня хакимияте Казанда узган халыкара Коръән уку конкурсында республика данын яклаган хафизларны бүләкләде. Конкурста Муса Гайтиев җиңде, аңа автомобиль һәм Чечня Республикасының иң югары бүләге - Кадыров ордены тапшырылды.

«Миңа Муса Гайтиевны бүләкләү һәм аңа Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан тәкъдим ителгән «Тойота Камри» автомобиле ачкычын тапшыру бик күңелле булды», - дип язган үзенең Телеграм-каналында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров.

Казанга конкурста катнашу өчен шулай ук Кунта-Хаҗи Кишиев исемендәге Курчалоевск мәдрәсәсе укучылары Магомед Магомадов һәм Абдуррахман Магомадов та барды. Егетләр берәр миллион сум күләмендә премия алды.

Конкурста Россия төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдән 50 хафиз катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100